Әлки районында 500 гектардан артык мәйданда карабодай суктырып алынды

2018 елның 11 сентябре, сишәмбе

Бу кыйммәтле ярма бездә 2284 гектарда үстерелде. Карабодайны теземнәргә салып суктыралар. Аның 500 гектардан артыгы суктырып алынды. Уңыш гектардан уртача 7,9 центнер чыга.
Районда кукуруздан силос салу эше шактый җанлы оештырылган. Механизаторларыбыз көнгә 4,5 мең тонна һәм аннан да күбрәк яшел массаны базларга салалар. Бүгенгә маллар өчен 40 мең тоннадан артык силос салынган. Хәзерге вакытка бер шартлы терлеккә 15,5 центнер азык берәмлеге хәзерләнгән. 
Механизаторлар туңга сөрү эшләрен дә җанландыра төштеләр. Соңгы вакытта көн саен 1 мең гектар җир эшкәртелә. Барлыгы 17 мең гектар мәйданда басулар туңга сөрелде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International