10 сентябрь көнне Чуаш Борнае урта мәктәбенең рус теле укытучылары Л. Н. Толстойның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган Бердәм сыйныф сәгате үткәрделәр. 9-10 сыйныф укучылары бөек язучының тормышы һәм иҗаты турында телдән журнал әзерләделәр. Казан шәһәрендә укыган һәм яшәгән елларына аерым игътибар бирелде. 7-8 сыйныф укучылары әсәрләрне сәхнәләштереп күрсәттеләр. Ә 5-6 сыйныф укучылары Лев Толстойның «Әлифбасы»ннан хикәяләрне яттан сөйләде. Сыйныф сәгате викторина белән тәмамланды.