10 сентябрь көнне Әлки муниципаль районы Юхмачы урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Яшь армиячеләр” отряды кураторы Романов АН җитәкчелегендә «Танкист көне» һөнәри бәйрәменә багышланган “Ныгыдык” исемле чара үткәрелде. “Яшь армиячеләр” һәм “Гвардиячеләр” командалары ярышты: каршылыклар полосасын уздылар, автоматны сүтеп җыйдылар, гер күтәрделәр, аркан тарттылар. Яшь армиячеләр 3:2 исәбе белән җиңү яулады.