Россиядә шәхси торак йортларны төзү һәм рәсмиләштерү хокуклары тәртибен регламентлаучы закон актларына үзгәрешләр гамәлгә керде.
Исегезгә төшерәбез, хәзер мондый йортлар төзү өчен рөхсәт алу кирәкми. Әмма гражданнарыбызның сораулары кимемәде. Шуның белән бәйле рәвештә Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең физик затларның күчемсез милек дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Энҗе Мөхәммәтгалиева бу тема буенча аңлатмалар әзерләде.