Өлешләп сату турындагы мәгълүматны Росреестр сайтында урнаштырырга мөмкин

2018 елның 15 сентябре, шимбә

Әгәр сатучы милекчеләргә Росреестр сайты аша өлешен сату турында хәбәр иткән булса, әлеге фактны нинди дә булса документ белән раслау таләп ителми. "Хокук иясенең шәхси кабинеты» активлаштырылган өлешле милектә катнашучыларга, сату турында хәбәр урнаштыру датасыннан соң өч көн эчендә,  милекчеләренең берсе үз өлешен сатуын турында хәбәр иткән белдерү кәгазе җибәрәчәк. Хәбәрнамәне бастырып, билгеләнгән срок үткәннән соң, гомуми милекнең барлык катнашучылары да, мәгълүмат алу фактына бәйсез рәвештә, өлешне сату турында тиешле рәвештә хәбәр ителгән дип санала.

   Шәхси кабинетны куллану өчен ЕСИА порталының www.gosuslugi.ru сайты аша логин һәм пароль кертеп теркәлергә кирәк. Алар булмаганда, кулланучыларга хезмәт күрсәтү үзәкләрендә яки КФҮтә теркәлергә һәм аның теркәү язмасын күрсәтергә була. Күпфункцияле үзәкләрнең эш графигы һәм офислары белән КФҮ порталының  https://uslugi.tatarstan.ru/mfc сайтында танышырга мөмкин.

Матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International