12 сентябрь көнне Чуаш Кичүе урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары белән " Игътибар балалар!" акциясе кысаларында Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының ЮХИДИ инспекторлары юлларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм тәүлекнең караңгы вакытында яктылык кайтаручы элементларны куллану турында әңгәмә үткәрделәр. Шулай ук балаларга белешмәлекләр, китаплар, «Юл билгеләре»пазллары тараттылар.