14 сентябрь 17 сәгатьтә Базарлы Матак авылында “Милләтләр кроссы-2018 " ярышлары узды.
"Милләтләр кроссы" - бөтенроссия спорт чараларының иң зурысы. Ел саен ул яшенә һәм физик әзерлек дәрәҗәсенең нинди булуына карамастан, спортка битараф булмаган меңләгән кешене берләштерә. Быел йөгерешләр илнең барлык төбәкләрендә дә узарга тиеш.
Иң массакүләм йөгереш - мәктәп укучылары, дәүләт һәм җәмәгать оешмалары хезмәткәрләре, спорт ветераннары, пенсионерлар һәм башкалар катнашында 1 км озынлыктагы йөгерү.