18 сентябрьдә иртәнге 8.00 дән 12.00 гә кадәр Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе, төзелешкә рөхсәтне гамәлдән чыгару сәбәпле, индивидуаль торак йортларны рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча, Казанда «Бердәм кайнар линия көне» үткәрәчәк.
Казанлыларның сорауларына (843)255-25-71 телефоны буенча Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең физик затларның күчемсез милкен дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Энҗе Мөхәммәтгалиева җавап бирәчәк.
Исегезгә төшерәбез, 2018 елның 4 августыннан «Россия Федерациясенең шәһәр төзелеше кодексына һәм РФнең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2018 елның 3 августындагы 340 номерлы федераль законы үз көченә керү белән индивидуаль торак төзелеше объектларына һәм бакча йортларына хокукларны дәүләт кадастр исәбен алып бару һәм дәүләт теркәвен гамәлгә ашыру тәртибе үзгәрде. Хәзер гражданнар, индивидуаль торак йорт төзи башлаганчы, башкарма хакимият органнарына мөрәҗәгать итәргә һәм планлаштырыла торган төзелеш башлануы турында хәбәр итәргә тиеш. Аны тәмамлаганнан соң гражданин бер ай эчендә бу хакта вәкаләтле органнарга хәбәр итәргә тиеш.
Татарстан Республикасының башка шәһәрләре һәм районнарында яшәүчеләр өчен әлеге актуаль тема буенча «кайнар линия» 26 сентябрьдә булачак. Яңалыкларны күзәтеп барыгыз!
Матбугат хезмәте.