Йөгереш юлы булган футбол кырын төзү мәсьәләсен хәл итүне сорап Базарлы Матак урта мәктәбенең физик тәрбия укытучысы Камалова Гөлчәчәк Миясар кызы мөрәҗәгать итте.
Гражданнарны кабул итүгә Базарлы Матак урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Закирова Гүзәл килде. Ул Татьяна Васильевнадан безнең район укучылары өчен ТР Дәүләт Советына экскурсияне оештыруда ярдәм итүен сорады. Мәктәп активисты, районның яшьләр парламенты җитәкчесе буларак, Базарлы Матак авылында яшьләр үзәге төзелеше мәсьәләсен хәл итүдә ярдәм итүен үтенде.
Депутатка Яңа Үргәгар авылында яшәүче күп балалы Кыямова Илсөя Рафик кызы балаларының әтисеннән алиментларны түләтүдә ярдәм итү үтенече белән.мөрәҗәгать итте.
Мөрәҗәгать итүчеләрнең барлык сорауларына җаваплар бирелде һәм аларны хәл итү өчен тиешле чаралар күрелде.
Мөрәҗәгать иткән гражданнар, урыннарда гражданнарны кабул итүне оештырганы өчен, Татьяна Воропаевага рәхмәт белдерделәр