Әлки районы: өлкән сыйныф укучылары өчен район предприятиеләре буйлап зур экскурсия оештырдылар.

2018 елның 19 сентябре, чәршәмбе

Яшүсмерлек чоры- кеше тормышында бик мөһим һәм җаваплы вакыт, ул үзенең тормыш юлын, аерым алганда киләчәк һөнәрен сайлый. Бу процесста ата-аналар һәм укытучыларның роле зур, аларның акыллы киңәшләре мөһим. Һөнәр сайлаганда, яшь кеше өчен еш кына үз күзләре белән күргәне хәл итүче була. Нәкъ менә шуны истә тотып, район хезмәт һәм мәшгульлек үзәге 8-9 нчы сыйныф укучылары өчен экскурсия үткәрде, аларны районның товар җитештерүчеләре, уңышлы эшмәкәрләре белән таныштырды.

Иң яхшы сөт  - "Карга"ныкы.

 Базарлы Матак мәктәбе һәм Нәби Дәүли исемендәге гимназия укучыларыннан торган  60ка якын экскурсантларга кушылып, «Карга " мегафермасына юл тоттык. Биредә безне комплекс җитәкчесе Фаил Фәсхетдинов каршы алды. Балалар ферма территориясенә кергәндә халат һәм бахиллар киделәр. Хуҗалар бу терлекләрне төрле инфекцияләрдән саклау чарасы, диделәр. Фаил Фәсхетдинов балаларга комплексның ничек эшләвен күрсәтте. Биредә 5 мең баш терлек асрала, аларны 84 кеше карый.Комплекс иң яхшы заманча техника белән җиһазландырылган.Һәр сыерның муенына аның турында язылган мәгълүмат белән чиплар эленгән.

 Комплекста Германия, Бельгия, Канада һәм башка илләрдән китерелгән югары продуктлы сыерлар бар. Коллектив югары сыйфатлы сөт җитештергәнгә күрә, бәясе дә яхшы, сатып алырга теләүчеләр җитәрлек. Хәзерге вакытта шәхси сектордан сөтне 13 сумнан җыйсалар,  комплекста җитештерелгән сөтне килограммын 26 сум 70 тиеннән саталар.

 Фаил Фәсхетдинов ветеринар һәм зоотехникларның җитешмәве, авылда эшләүче бу һөнәр ияләренә өстәмә түләү дә кертелгәнлеге турында сөйләде.

Комплекс белән танышканнан соң укучылар истәлеккә фотога төштеләр, өчпочмак белән кайнар чәй эчтеләр. Аннары автобусларга утырып янә юлга чыктылар.

Компьютер артында механизаторлар.

 Икенче тукталыш – “ Ташбилге” отряды базасы. Баш агроном Илгиз Насыйбуллин  бөртекле культуралардан югары уңыш алу серләре белән уртаклашты. Әлбәттә, монда үз эшенә бөтен көчне биреп эшләүче  тәҗрибәле белгечнең өлеше зур. Илгиз Насыйбулла улы яшүсмерләргә яңа техниканы күрсәтте. Тракторлар һәм комбайннарның күбесе компьютерлар белән җиһазландырылган,  чит илдә җитештерелгән.

-             Бүгенге көндә механизаторлар яхшы шартлар тудырылган кабиналар чиста киемдә эшлиләр,– диде агроном. Ул шулай ук безнең басуларда үзебездә җитештерелгән сыйфатлы орлыклар чәчелүен билгеләп үтте.

-             - Безгә механизаторлар, агрономнар бик кирәк. Аларга тиешле хезмәт хакы түләнә. Беләсезме, балалар, туган якта, дуслар арасында яшәү һәм эшләү ничек күңелле! – диде Илгиз Насыйбулла улы яшүсмерләргә үз хисләрен тыя алмыйча.

 

 "Авылда да уңышлы карьера төзеп була»

Түбән Әлкидән бертуган Шәйхетдиновларны безнең республикада гына түгел, бөтен Россиядә беләләр. Узган яз Бөтендөнья татар авыллары эшмәкәрләре конгрессы делегатлары аларның җитештерү-транспорт базасында булдылар. Алар Әлки эшмәкәрләренең эшчәнлеген югары бәяләделәр. Минемчә, биредә тиздән һөнәр сайларга теләгән балалар өчен экскурсияләр үткәрү уңышлы идея. Зур заводны хәтерләткән База аларда кызыксыну уятты. Ә эшмәкәр Альберт Шәйхетдинов аларга авылда үз бизнесыңны үстерү серләрен ачты. Аның предприятиесендә 150 дән артык кеше эшли. Альберт Әсхәтович яшүсмерләргә җитештерү мәйданчыгы, куәтле машиналар өчен гаражлар, цехларны күрсәтте. Биредә элек районның «Авыл хуҗалыгы техникасы» берләшмәсе шөгыльләнгән эшләрнең күбесе бүгенге көнгә кадәр дәвам итә.

Экскурсантлар белән бергә тракторларның двигательләрен һәм тапшыру тартмаларын ремонтлаучы цехка керәбез.Альберт Шәйхетдинов балаларга мөрәҗәгать итеп:

          - Егетләр арасында техника белән якыннан таныш теләгән кешеләр бар икән, моторист, токарь кебек белгечлекләрне ышанычлы рәвештә сайласыннар иде. Безгә мондый белгечләр бик кирәк, без аларга югары хезмәт хакы түлибез. Эретеп ябыштыручылар, электриклар тормышта югалмый. Авылда да уңышка ирешергә, уңышлы карьера төзергә мөмкин.

Альберт Әсхәтович аларга үзе ничек эшкуар булып китүе турында да сөйләде:

- Районда дүрт сөт комплексы эшли, сөт ташу белән чит кешеләр шөгыльләнә. Абыем Дамир белән уйлаштык та бу эшкә тотынырга булдык. Хәзер безнең берничә дистә машина бөтен Россия буенча сөт ташый. Без шулай ук төзелеш материаллары, ашлык ташу белән шөгыльләнәбез.

Балалар белән бергә гаражларга керәбез. Һәркайда эш кайный. Ә менә көнбагыш мае сыгу цехында әлегә тыныч.

- Тиздән көнбагыш җыю башланачак. Һәм без  май җитештерергә керешәчәкбез, – дип аңлатты Альберт Әсхәтович.

Мәктәп укучылары Түбән Әлки эшкуарлары базасын тулысынча карап чыктылар, ял итү, ашау өчен җылы, якты бүлмәләрдә булдылар. Биредә барысы да кызыксыну һәм соклану уятты. Ә хуҗа үзенең яшь кунакларына бик күп кызыклы нәрсәләр сөйләде. Аларны озатканда, ул түбәндәгеләрне теләде.

       –Балалар, сезне туган ягыбызның патриотлары булырга чакырам. Авылларыбызның киләчәге сезнең кулларда. Кече Ватаннан китмәгез, әти-әниләрегез хезмәт иткән җирне хөрмәт итегез.

Яңа завод белән танышу.

Бүген-иртәгә " Хузангай» ширкәтендә май һәм сыр җитештерү буенча яңа завод эшли башлаячак. Мәктәп укучыларына аны беренчеләрдән булып күрү насыйп булды. Завод җәмгыятьнең сөт комплексы белән янәшә төзелде. Биредә тәүлегенә 40 тонна сөт эшкәртеп булачак. Завод турында балаларга җәмгыятьнең баш белгече Иван Кудряшов сөйләде. Сөт ташучы машиналар аерым бокска керә. Монда сөт анализлана, зур күләмле савытларга салына. Пастеризацияләнә, чистартыла һәм сепараторларга җибәрелә. Алынган атланмалар май җитештерү цехына, калганы - сыр цехына эләгә.

Мәктәп укучысы яңа заводны зур соклану белән карап чыктылар. Һәркайда заманча җиһазлар, автоматика. Җитештерелгән атланмай төрле зурлыктагы кисәкләргә киселә, пакетка салына, аны сәүдә нокталарына озатырга әзерлиләр. Ә сыр цехы продукциясе сатуга кадәр 30 көн буена өлгерергә тиеш. Сыр формаларга салына һәм өлгерер  ай киштәләргә куела. Иван Кудряшов әлеге процессны барлап, заводка технологлар, күп кенә белгечлекләрнең бик кирәк булуын билгеләп үтте, яшүсмерләрне һөнәр сайлаганда аның сүзләренә колак салырга чакырды.

Сөт елгасының башы.

Аннан без яңа заводка сөт кергән терлекчелек комплексына юл тоттык. Биредә 8 сыер саву залы урнашкан. Янәшәдә 600 баш сыерга исәпләнгән яңа корпус төзелеп килә. Сыерлар салама түгел, ә үз матрасларында ял итәчәк. Корпусның ике ягында тагын 300 башка сыер саву цехлары булачак. Биредә терлекчеләрнең, сыер савучыларның кул хезмәте юк диярлек, аны автоматлар, махсус техника башкара. Бу яңалыклар яшүсмерләрне бик кызыксындырды.

Балаларга көнбагыш мае, ярма, продукцияне төргәкләү, икмәк пешерү цехларын, он тегермәнен күрсәттеләр. Җәмгыять елдан-ел зурая, үсә. Биредә яшь белгечләрне кабул итәргә һәрвакыт әзерләр. Аларга югары хезмәт хакы гына түгел, торак проблемасын да хәл итәргә вәгъдә итәләр. Чөнки җәмгыятьтә махсус программа буенча ел саен йортлар төзелә, дистәләгән гаилә өй туе үткәрә.

Сәяхәт-экскурсия укучылар өчен бик зур файдалы, кызыклы яңалык булды. Әгәр без балаларга авыл хуҗалыгындагы, башка тармаклардагы үзгәрешләрне ешрак күрсәтсәк,якташларыбызның уңышлары турында сөйләсәк, аларны авылда калдыру да  җиңелрәк булыр иде. Шуңа күрә район хезмәт һәм мәшгульлек үзәге җитәкчесе Алексей Шуваловның бу юнәлештә ясаган беренче  инициативасын һәрьяклап хупларга кирәк.

Әлки районындагы гаиләләрдә 115 тәрбиягә алынган бала тәрбияләнә.

Бөтенләй белмәгән чит-ят баласын үзеңнекедәй яратып буламы? Син бит аны үзең күтәрмәгән, тулгак тота-тота дөньяга китермәгән. Ничек кенә тырышып эзләсәң дә, ят балада үз чалымнарыңны таба алмыйсың. Холкы да син тәрбияләгән түгел – сабыена кул селтәгән, аннан баш тарткан әтисе, әнисе оеткысы анарда.

–Әйе, авыр мондый баланы үз итү, ярату. Әмма инде, үзегез теләп гаиләгезгә алгансыз икән, сез аның өчен бөтен яклап җаваплы. Йортыгызга килеп кергән сабыйны сау-сәламәт итеп үстерү, тиешле тәрбия бирү өчен беренче чиратта аңа игътибар, ярату кирәк тә,–дип башлады тәрбиягә балалар алган ата-аналар алдында чыгышын район опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Светлана Углева.

Ятимнәрне гаиләләренә сыендырган олы йөрәкле ата-аналарны җыеп, аларны төрле өлкә белгечләре белән очраштыру, киңәшләр бирү Светлана Семеновна тарафыннан беренче генә тапкыр оештырылмый инде. Баштарак мондый очрашуга килүчеләр күп булмый иде, ә бу юлы йөзләп кеше җыелгандыр. Чөнки тәрбиягә бала алган гаиләләр (нигездә әниләр) әлеге чараның үзләре өчен файдалы һәм кирәкле икәнлеген аңлап өлгерделәр.

Светлана Углева чыгышында быел гаиләләргә тәрбиягә 2 бала бирелүен, ә барлыгы 115 баланың опекага алынуын әйтеп үтте. Районда хәзерге вакытта бала алган 60 гаилә, опекунлык рәсмиләштергән 34 гаилә бар икән. Бу игелекле эшчәнлекләрендә аларга махсус оештырылган озатып баручы хезмәт ярдәм итә. Белгечләр гаиләләргә хокукый, психологик ярдәм күрсәтә, четерекле хәлләрдән чыгу юлларын эзләшә.

–Тәрбиягә бала алучылар арасында бик актив гаиләләр бар, алар район, республика чараларында даими катнашып торалар, балаларның сәләтләрен ачу, мөмкинлекләрен үстерү өчен тырышалар. Рәхмәт аларга,–диде Светлана Углева.

Район прокуроры урынбасары Луиза Хәйруллина әти-әниләрне бик җитди нәрсәләр турында кисәтеп, балаларның милке мәсьәләсенә тукталды.

–Тәрбиягә алынган баланың моңарчы булган һәм соңрак барлыкка килгән мөлкәте өчен җаваплылык сезнең өстә. Бәлки, гаиләгезгә килгән ятимнең өе, фатиры, җир кишәрлеге, машинага хокукы бардыр. Тора-бара дәүләт биргән айлык түләүләр, пенсия, алиментлар акчалары җыела. Бала кирәге өчен зур әйбер, әйтик, кер машинасы, өй җиһазы алына икән, ул аның милке санала. Сездән китсә, аларны үзе белән алып китәчәк ул,–диде юрист.

Балигъ булмаганнар эшләре буенча район комиссиясе секретаре Фәнүзә Зиннәтуллина шулай ук бик тә иөһим нәрсәләргә тукталды. Сер түгел, тәрбиягә алган балаларның еш кына холкы да “инәле”, тәртибе дә аксый була. Алар белән уртак тел табу ансат түгел. Бала күңеленә ачкыч таба алмау кайчак бик аяныч тәмамлана: кыз-малайлар мәктәпкә укырга йөрми, сүз тыңламый, өйдән чыгып китә, җинаять кыла, ә кайчак үзен беркемгә кирәксез дип санап, дөнья белән хушлашырга карар кыла.

–Мондый проблемаларны яшермәгез, безгә мөрәҗәгать итегез. Авыр хәлдән чыгу юлларын бергәләп эзләрбез,–диде Фәнүзә ханым. Ул шулай ук балаларның җәйге ялын оештыруны бүгеннән үк кайгыртырга, лагерьларга юлламаларга заказны алдан ук биреп куярга киңәш итте.

Район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре буенча подразделениесе җитәкчесе Гөлнур Сәгитованың чыгышы да балаларны, бигрәк тә үсмерләрне кайгырту белән сугарылган иде. Соң, шулай булмыйча, никадәр үсмер үзенә төпле киңәш бирердәй, хатасын күрсәтердәй таяныч тапмыйча, ялгыш юлга кереп китә дә, хокук саклаучылар кулына килеп эләгә бит.

–Минем бүген балалрга карата кылынган җинаятләргә тукталасым килә.

Кызганыч, әмма кайбер олылар балага карата көч куллана, кыйный, җәберли. Ә бала бу турыда башкаларга әйтергә кыймый, түзә. Кайчак гаиләдә кыз балаларга карта җенси җинаятьләр кылына. Мондый хәлләргә һич юл куярга ярамый! Балаларга карата игътибарлы булыгыз. Уртак бурычыбыз – аларны һәм аларга карата җинаять кылудан саклау,–диде ул һәм катлаулы очракларда элемтәгә керү өчен телефон номерын бирде.

Очрашуга килүчеләр өчен һәр чыгыш кызыклы һәм файдалы булды. Психолог, зур тәҗрибәгә ия педагог Нурания Заһидуллина үсмерлек чорында балаларның күңелен биләүче ялгызлык турында бик тә үтемле итеп сөйләде. Ул шулай ук беренче карашка гади, ә асылда гаять мөһим булган нәрсәләргә дә тукталды.

–Кайчак татар гаиләсенә башка милләт баласы килеп керә. Һәм аралашырга уңай булсын диптер, аларның исемнәрен үзгәртеп куялар. Маша Мәрьямга әйләнә, Кириллны җиңел генә Кәримгә үзгәртәләр… Һич ярамый торган эш бу! Баланың тууга кушылган исеме ничек бар, шулай сакланырга тиеш. Бу дини хисләргә дә кагыла. Рус кызларына мәҗбүриләп яулык бйләтү, теләкләренә каршы килеп мәчеткә йөртү… Болар баланың хокукларын бозу санала,–дип кисәтте ул.

Район хастахнәсе педиатры Илназ Ибәтовны балаларга диспансер каравы үткәрү мәсьәләсе борчый.

–Өчәр ел тикшерелмәгән балалар бар! Моңа һич юл куярга ярамый!–диде табиб. Аңа каршы берничә әни хастаханәдә кайбер белгечләрне, аерым алганда, психатрны эш урынында табып булмауга зарландылар. “Сәгатьләр буе бала белән аның кабинеты ишееен саклыйбыз!”–дип шаулашып алды алар. Табиб бу турыда хастаханә җитәкчелегенә җиткерергә вәгъә итте.

Тәрбиягә бала алган гаиләләргә үз киңәшләрен, рәхмәтләрен җиткерүчеләр тагын булды әле. Мәгълүматка бай, файдалы үтте очрашу. Соңыннан бертөркем әниләр, район газетасы журналистына мөрәҗәгать итеп, мондый очрашуларның үзләре өчен кирәкле икәнлеген әйттеләр.

–Без район опека бүлегенең даими кайгырткын, булышуын тоеп торабыз. Авырлыклар булганда да шунда килеп зарланабыз һәм киңәш, ярдәм табабыз.,–диде әниләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International