Әлеге популяр уеннарда безнең районнан өч яшь көрәшче катнашты. Үз көндәшләрен җиңеп, Базарлы Матактан Илназ Хәмидуллин 45 килограммга кадәрле авырлык категориясендә чемпион булды. Илназ белән тренир Илдар Әхмәров шөгыльләнә.
Әлеге бөтенроссия ярышларына яшь көрәшчеләр балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Рәмис Вафин җитәкчелегендә барды. Ул башка егетләрнең призер булмасалар да, уңышлы чыгыш ясауларын әйтте.