Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсендә Иҗтимагый советның быелгы икенче утырышы булды.

2018 елның 20 сентябре, пәнҗешәмбе

Аида Зәйдуллина  2018 елның 1 яртыеллыгында күчемсез милекне теркәү өлкәсендә максатчан модельләр күрсәткечләре рейтингында Татарстанның күп кенә позицияләр буенча беренче урында торуын билгеләп үтте. Шул ук вакытта проблемалар да бар. Барыннан да элек, сүз муниципаль хезмәтләр күрсәтү турында бара, алар, һичшиксез, федераль хезмәтләр белән беррәттән, гомуми милли рейтингка бәйле һәм шунлыктан, Татарстанның РФ субъектлары арасында инвестицион җәлеп итүчәнлегенә йогынты ясый.Шуңа бәйле рәвештә Иҗтимагый совет әгъзалары әлеге проблеманы киңрәк даирәгә  чыгару максатында Иҗтимагый палатага мөрәҗәгать әзерләргә карар кылдылар, шул исәптән җирле үзидарә органнарын техник яктан тәэмин итү өлкәсен дә.

     Гариза бирүчеләр белән электрон хезмәттәшлек проблемасы, аерым алганда, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарының гражданнар катнашыннан башка, хокукларны теркәү һәм кадастр исәпкә алу өчен мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында фикер алышканда, Татарстан Росреестры ведомство вәкилләрен документларны электрон рәвештә бирү буенча укытуны теләсә кайсы вакытта һәм теләсә кайсы мәйданчыкта дәвам итәргә әзер булуы турында мәгълүмат җиткерде.

Хокукларны теркәү һәм кадастрны исәпкә алганда дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарының гражданнар катнашыннан башка гына электрон хезмәттәшлек проблемасы турында фикер алышканда, Татарстан Росреестры ведомство вәкилләренең  документларны электрон рәвештә бирү буенча укытуны теләсә кайсы вакытта һәм теләсә кайсы мәйданчыкта дәвам итәргә әзер булулары турында мәгълүмат җиткерде. Моннан тыш, Татарстан Росреестры КФУ базасында дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләренә хокукларны электрон рәвештә теркәү буенча даими рәвештә укулар үткәрә. Бу мәсьәләгә җитди игътибар биреп, Татарстан Росреестры шулай ук гариза бирүчеләрнең төрле категорияләре өчен бушлай күчмә укулар үткәрә: профессиональлар (төзүчеләр, нотариус, банклар һ.б.) өчен дә, гади гражданнар өчен дә. Иҗтимагый совет утырышында арбитраж идарәчеләр өчен дә укулар үткәрү тәкъдим ителде, бу, һичшиксез, эшләнәчәк.

«Урман амнистиясе» турындагы законны гамәлгә ашыруга килгәндә, Иҗтимагый совет әгъзаларына хәзерге вакытта Татарстанда урман чикләре белән кисешкән 5 меңнән артык җир кишәрлеге барлыгын сөйләделәр. Республиканың урман фондына участокларның гомуми мәйданы 360 мең гектардан артык. ТР буенча Росреестр Идарәсе, ТР буенча Кадастр палатасы, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, Росимущество, Рослесхоз, Рослесинфорг, ТР Мәдәният министрлыгы белгечләре берлегандәТР буенча Росреестр идарәсе каршында махсус ведомствоара эшче төркем төзелде. Закон нигезендә урман хуҗалыгы министрлыгы урман реестрын 2023 елның 1 гыйнварына кадәр күчемсез милек реестры белешмәләренә  кертергә тиеш.

Россия Федерациясендә арбитраж идарәчеләргә карата административ хокук бозулар турында эш кузгату турындагы мәсьәлә буенча фикер алышканда, РФ КоАП нигезендә арбитраж идарәчеләрне административ җаваплылыкка тарту турындагы карарны Арбитраж суд чыгара, дип искәрттеләр. Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе исә РФ КоАП 28.1, 28.3 ст. нигезендә административ хокук бозулар турында эшләр кузгатып, административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзи, административ хокук бозу турында эшне туктату турында һәм арбитраж идарәчеләргә карата административ хокук бозу турында эш кузгатудан баш тарту турында карарлар чыгара. Шулай итеп, агымдагы елда административ хокук бозулар турында 99 беркетмә төзелде.

Утырыш нәтиҗәләре буенча Иҗтимагый совет әгъзалары дәүләт органнарының һәм җәмәгатьчелекнең дәүләт хезмәтләре сыйфатын яхшыртуга, аларның үтемлелеген һәм үтә күренмәлелеген арттыруга юнәлдерелгән уртак гамәлләрнең мөһимлеген билгеләп үтте. Иҗтимагый советның чираттагы утырышын ноябрь аенда үткәрү планлаштырыла. Шул ук вакытта Иҗтимагый совет әгъзалары Татарстан Росреестры хезмәтләрен кулланучылар арасында бәйсез анкета үткәрергә тиеш.

Матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International