“Укучының мәдәни көндәлеге " проекты.

2018 елның 20 сентябре, пәнҗешәмбе

 

17 сентябрьдә Татарстанның барлык мәктәпләрендә, музейларында һәм китапханәләрендә «Музейеландия иленә сәяхәт»дигән Бердәм мәдәният дәресе узды.  Юхмачы урта мәктәбе укучылары өчен бу дәресне башлангыч сыйныф укытучысы З. В. Миронова үткәрде.

Укытучы  көндәлек ни өчен кирәклеген һәм аның белән ничек мөрәҗәгать итәргә икәнлеген  сөйләде. Аннан соң балалар мәктәп музеенда булдылар, анда алар өчен музей җитәкчесе А. Н.  Романов экскурсия үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International