Анда катнашкан юл хәрәкәте яшь инспекторлары, волонтерлар ЮХИДИ инспекторының чыгышын тыңладылар, аннары хәрәкәт җайга салынмый торган урыннардагы җәяүлеләр кичүенә трафаритлар ярдәмендә әти-әниләрне игътибарлырак булырга чакырган язулар төшерделәр. Яшь инспкторлар, җәяүлеләргә юл кичүе кагыйдәләрен искәрттеләр, ЮХИДИ инспекторлары һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгы белгече белән бергәләп юл аша чыгу күнекмәләрен кабатладылар.