Сүз уңаеннан, Лилия өчен бу мондый дәрәҗәдәге беренче генә конкурс түгел инде. Агымдагы елның февралендә ул «Ел хатын – кызы» конкурсында лаеклы чыгыш ясады, анда “ Хатын-кыз – ел үрнәге” номинациясендә зона җиңүчесе булды.
Сәхәбетдиновлар гаиләсен тагын да якынайткан яңа конкурска әзерлекне Лилия июнь аенда башлаган иде. Көндез эштә, кичен – гаилә мәшәкатьләре. Конкурска төннәрен әзерләнә: гаилә архивларын күчерә, текстлар, сценарийлар яза... гаиләсе тарихын күбрәк белгән саен, әти – әнисенә, әби – бабаларына булган хөрмәте арта гына.
Лилия әбисе, Мәмүрә Хәлиуллина турында аеруча дулкынлану хисе белән сөйли. Туганнарының сүзләренә караганда, Лилия йөзе, холкы һәм характеры белән дә әтисе Солтан Вәлиулла улы Хәлиуллинга (нәкъ менә ул туган җиргә мәхәббәт уята алган) һәм әнисе Миңлегөл Нуртдин кызы Хәлиуллинага охшаган. Әнисеннән кунакчыллык сыйфаты күчкән аңа. Лилия Сәхәбетдинованың бик кунакчыл, ихлас күңелле кеше булуына гаилә бәйрәмен сәхнәләштереп күрсәткәндә конкурс жюрие әгъзалары да инанды. Лилиянең өстәле сыйлардан сыгылып тормый иде, әмма өй бавырсагы һәм әбисе рецепты буенча чөгендер салып кәҗә сөтеннән оетылган катык, шулай ук ризыкларны табынга тәкъдим итүе беркемне дә битараф калдырмады.
Әлбәттә, Лилиядән конкурста катнашуы турында сорашканда, без бу сорауны бирми кала алмадык: Сәхәбетдиновларның бәхетле гаилә сере нидә? Лилия әйтүенчә, ул бернинди дә ачыш ачмаячак, барысы да шактый гади һәм бер үк вакытта катлаулы: үзара аңлашу, бер – береңне тыңлый һәм юл бирә белү, вакытны күбрәк бергә үткәрү кирәк.
Хәзерге вакытта «Нечкәбил-2018» конкурсының зона турлары Яңа Чишмә, Алабуга, Тәтештә узды. Иртәгә Казанда узачак. Шуннан соң финалистларның исемнәре билгеле булачак. Лилия Сәхәбетдинова өчен чын күңелдән җан атабыз һәм аңа эшендә, гаиләсендә, шулай ук конкурста уңышлар телибез!
Матбугат хезмәте