2018 елның 20 сентябрендә Базарлы Матак авылында урнашкан аграр көллиятнең Әлки филиалында автомобиль белән идарә итүгә хокук алу буенча имтиханнар үткәрелде. Имтиханга утыз курсант килде, унтугызы теоретик һәм практик өлешне уңышлы тапшырды. Калган курсантлар өчен кабат имтихан бирү ун көннән соң булачак.