“Алинә" универсаль спорт залында район Сабантуйларында күп тапкырлар баш батыр булып калган бертуган Фәракшиннар истәлегенә милли көрәш буенча ярышлар узды. Мондый ярыш бишенче ел рәттән үткәрелә
Илсур һәм Илмир Фәракшиннар заманында авыл бәйрәмнәрендә, район Сабантуйларында мәйдан тоткан иделәр. Үргәгарда туып үскән көрәшчеләребез республика ярышларында да даими катнашып, Әлки данын лаеклы яклап килделәр. Ни кызганыч, алар икесе дә бик яшьли арабыздан киттеләр. Батыр егетләребез истәлегенә багышлап районда һәр елны балалар арасында көрәш буенча ярышлар үткәрү матур гадәткә әйләнде.
Яшь көрәшчеләр аларда бик теләп катнаша. Менә шимбә көнне узган көрәштә дә 150 гә якын яшь спортчы келәмгә чыкты, осталыкларын күрсәтте, көчләрен сынады. 2001 елда һәм аннан соң туган балалар сигез үлчәүдә ярыштылар. Иң элек келәмгә иң җиңел көрәшчеләрне чыгардылар. Болар – 28 килограммга кадәрге малайлар, кайберләре район бәйгесендә беренче тапкыр чыгыш ясый. Әлегә бик кыю да булмаган, көрәш серләрен өйрәнә генә башлаган шушы балалар тора-бара зур ярышларда келәм тотачаклар бит. Бу үлчәмдә Иске Тахталадан Артем Калмыковка тиңнәр булмады. Аның авылдашы Давид Хәйруллин исә 32 килограммга кадәргеләр арасында беренче калды.
Яңа Салман авылында да өметле көрәшчеләр үсеп килә. Фаил Мөхәммәтшин (36 кг), Алмаз Хәйруллин (50 кг) үз үлчәүләрендә чемпион булдылар.
Яшь көрәшчеләр арасында Илзат Әхмәров исеме торган саен ешрак яңгырый хәзер. Менә бу ярышта да 40 килограммга кадәрге көрәшчеләр арасында беренчелекне беркемгә дә бирмәде ул. Шулай ук Алпар егетләре Илнар Демидов (55 кг) һәм Данил Зәйнуллин (60 кг) көндәшләрен җиңеп, бертуган Фәракшиннар истәлегенә билгеләнгән бүләкләргә ия булдылар. 60 килограммга чаклы авырлыктагылар арасында янә Иске Тахталадан Никита Хәйруллин батыр калды.
Җиңү яулаган яшь к ө р ә ш ч е л ә р е б е з г ә бүләкләрне район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Айрат Җиһангиров белән бәйгенең баш хөкемдары Алмаз Абдуллин тапшырдылар.
Районда милли көрәш буенча төрле дәрәҗәдәге ярышлар даими уздырыла. Шундый бәйгеләрдә чыныга да инде яшь спортчылар. Алар җиңеп һәм җиңелеп тәҗрибә туплый, киләчәктә тагын да зуррак нәтиҗәләр турында хыяллана.