Әлеге ат спорты ярышлары һәр елны үткәрелә. Аларда эшмәкәр Марат Гобәйдуллинның ике аты катнашты. Атларда чиратлап Иске Әнҗерәдән Олег Синкин җайдак буларак ярышты. “Талисман” кушаматлы атта авыл атлары ярышында Олег өченче килде. Ә “Кавалер” кушаматлы ярымтокымлы атта Олег өченче булып финишка керде.
Әлеге бәйгедә 40, 80 километр ераклыкка һәа ат арбасына йөк төяп тә ярыштылар. Ә татар атларын аерым узыштырдылар.