21 сентябрь көнне Юхмачы авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Халыкара тынычлык көне уңаеннан " Нәрсә? Кайда? Кайчан?” уены үткәрделәр. Уен танылган тапшырудан алынган музыкаль бизәлеш белән үрелеп барды. Катнашучылар куелган барлык сорауларга да дәрт һәм илһам белән җавап бирделәр.