Дәүләт мәгълүмат системасы эше - “Халык контроле "

2018 елның 25 сентябре, сишәмбе

       Алкоголь базарындагы проблемаларның актуальлеген исәпкә алып, «Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз җитештерү һәм (яки) әйләнешкә кертү» дигән махсуслаштырылган бүлек оештырылган, аның модераторы булып Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы билгеләнгән.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм  Нургали улы Миңнеханов тарафыннан 2016 елның 1 гыйнварыннан “Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнешкә кертү” өлкәсендә закон бозу фактлары турында дөрес мәгълүмат биргән гражданнарны матди бүләкләү турында Карар кабул ителде.

Матди түләүләрнең күләме түбәндәгечә билгеләнде:

- җинаять җаваплылыгына тарту белән расланган хокук бозу факты турында мәгълүмат өчен – 3000 сум;

- 100 литрдан артык спирт, алкогольле яки спиртлы продукцияне конфискацияләп административ җаваплылыкка тарту  белән расланган хокук бозу факты турында мәгълүмат өчен-2000 сум;

- 10 литр спирт, алкогольле яки спиртлы продукцияне конфискацияләп административ җаваплылыкка тарту белән расланган хокук бозу факты турында мәгълүмат өчен-1000 сум.

Алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозу фактлары турында мәгълүматны урнаштыру шактый гади: Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталының шәхси кабинетында  теркәлергә кирәк (uslugi.tatarstan.ru) шуннан соң да «Халык контроле» кушымтасындагы бүлекчәләренең берсендә фотографияңне куеп  хокук бозулар турында мәгълүматны урнаштырырга (фотография – мәҗбүри таләпләрнең берсе).

«Халык контроле» нә мөрәҗәгать иткәндә конфиденциальлек гарантияләнә, ягъни мәгълүмат системасында мөрәҗәгать итүченең шәхси мәгълүматлары чагылдырылмый.

uslugi.tatarstan.ru  порталда теркәлү өчен «Теркәлү» кнопкасына басарга, кәрәзле телефон номерын кертергә, порталның шартлары белән танышырга, файдалану кагыйдәләре белән килешүне белдереп тиешле урынга тамга куярга һәм «Теркәлергә»төймәсенә басарга кирәк. Сез күрсәткән телефон номеры аша пароль күрсәтелгән СМС  җибәреләчәк. Шуннан соң логин (телефон номеры) һәм парольне күрсәтелгән тиешле кырларга кертергә кирәк.

Матди түләү алу өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына (ТР, Чистай шәһәре, Бебель урамы, 121 өй) мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Матди түләү алу өчен документлар:

- шәхси мәгълүматларны эшкәртү белән  килешеп, банк реквизитларын күрсәткән гариза;

- Россия Федерациясе гражданы паспорты күчермәсе;

- ИНН күчермәсе;

- СНИЛС күчермәсе;

- административ җаваплылыкка тарту яки җинаять эше буенча хөкем ителүнең закон көченә керүе турындагы мөһер сугылган карар.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International