Татарстан Росреестры республика буенча төзелешкә рөхсәтләрне гамәлдән чыгару буенча турыдан-туры элемтә көне үткәрәчәк.

2018 елның 25 сентябре, сишәмбе

2018 нче елның 25 нче сентябре, сишәмбе.

26 сентябрь көнне 8.00 дән 12.00 гә кадәр Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе территориаль бүлекләрдә шәхси торак төзелеше һәм бакча объектларына хокукларны рәсмиләштерү өлкәсендә законнарны үзгәртү мәсьәләләренә багышланган Бердәм " Кайнар линия көне» үткәрәчәк.

Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнары халкы өчен телефоннар Идарәнең “Гражданнар мөрәҗәгате – кайнар линияләр” бүлегенең рәсми rosreestr.tatarstan.ru сайтында урнаштырылган. Шалтыратыгыз һәм сораулар бирегез!

Исегезгә төшерәбез, узган атнада шундый ук «кайнар линия» Казанда узды. Ул вакытта дүрт сәгать эчендә 30 дан артык шалтырату кабул ителгән иде. Гражданнарның төзелешкә рөхсәтләрне гамәлдән чыгару белән бәйле мәсьәләләре  бик күп булып кала икән әле.

Мәгьлүмат өчен.

2018 елың 4 нче августыннан  «РФ Шәһәр төзелеше кодексына һәм РФнең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында " гы 340 нчы Федераль закон үз көченә керү белән бәйле рәвештә, индивидуаль торак төзелеше һәм бакча йортлары объектларына хокукларны дәүләт кадастр исәбен алып бару һәм дәүләт теркәве тәртибе үзгәрде.  Хәзер гражданнар, шәхси торак йорт төзи башлаганчы, башкарма хакимият органнарына мөрәҗәгать итәргә һәм планлаштырылган төзелеш башлану турында хәбәр итәргә тиеш. Төзелеш тәмамланганнан соң гражданин бу хакта бер ай эчендә вәкаләтле органнарга хәбәр итәргә тиеш.

Матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International