Әлки районында 27 сентябрьдә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында спорт бәйгеләре үткәрелә

2018 елның 25 сентябре, сишәмбе

Әлеге чара республика инвалидлар җәмгыятенең 30 еллыгы һәм район инвалидлар җәмгыяте оешуга 15 ел тулу уңаеннан оештырыла. Барлык авыл җирлекләреннән килгән катнашучылар төрле спорт бәйгеләрендә көч сынашачак, кул эшләре һәм авыл хуҗалыгы продукциясе күргәзмә-сәүдәсенә үз эшләрен тәкъдим итәчәк. Бәйрәмгә олылар да, балалар да чакырыла. Ул сәгать 10 да башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International