Линияле объектларны урнаштыру өчен урман кишәрлекләрен төзү тәртибе үзгәрде.

2018 елның 26 сентябре, чәршәмбе

Юллар, элемтә линияләрен, нефть -  газ һәм башка торба үткәргечләрне урнаштырганда бөтен урман фондын әйләнеп узу мөмкин түгел. Әмма аны кулланганда дәүләт тарафыннан билгеләнгән кагыйдәләр үтәлергә тиеш. Шуларның берсе – Линияле объектлар өчен җир кишәрлекләре формалаштыру һәм аның хокукларын рәсмиләштерү. Агымдагы елның 1 сентябреннән РФ Җир кодексына һәм башка закон актларына үзгәрешләр керткән закон нигезләмәләре үз көченә керде. Хәзер Линияле объектлар өчен урман кишәрлекләрен төзегәндә межалау планын әзерләү өчен элек булган кебек урман участогының проект документлары түгел, ә территорияне межалау проекты кулланылырга тиеш.  Документка карата таләпләр үтәлмәсә, кадастр исәбенә куелмаячак. Закон чыгаручы ызанлау проектының үзенә карата таләпләрне дә үзгәртте. Алар нигезендә документта урманның максатчан билгеләнеше,рөхсәт ителгән файдалану төре, участок мәйданы, аның борылыш нокталары координатын күрсәткән территориясе чикләре турында белешмәләр булырга тиеш.

Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International