Бу көнне суд приставларыннан, адвокатлар һәм нотариуслардан тыш, Пенсия фонды һәм техник инвентаризация бюросы белгечләре дә консультацияләр үткәрәчәк.
Кабул итү графигы:
1. Татарстан Республикасы Әлки районы Пенсия фонды җитәкчесе - Галләмов Рәис Фоат улы 8.00-9.30
2. Әлки районы буенча баш суд приставы - Самарина Ольга Кахрамон кызы 9.30-11.00
3 . Нотариус - Казанбаева Лилия Зәкәрия кызы 11.00-12.30
4. ТР БТИ Әлки бүлекчәсе җитәкчесе - Исков Василий Владимир улы. 12.30-14.00
5. Адвокат - Хәйруллин Шамил Шәрифулла улы 14.00-15.30
Кабул итү партиянең җирле җәмәгать кабул итү бүлмәсендә түбәндәге адрес буенча узачак:
Базарлы Матак авылы, Крайнов урамы, 58 йорт, администрация бинасы.
Өстәмә мәгълүмат алырга һәм кабул итүгә 8(84346)21-6-99 яки 89375258265 телефоны буенча язылырга мөмкин.