Татарстан Росреестры "Күчемсез милеккә хокукларны теркәү өлкәсендә федераль законнарны куллануның актуаль мәсьәләләре “дигән түгәрәк өстәлдә катнашты.

2018 елның 27 сентябре, пәнҗешәмбе

Билгеле булганча, хокукларны теркәүне туктатып тору һәм кадастр исәбенә алудан баш тарту турында карарлар санын киметү максатыннан, Татарстан Росреестры дәүләт кадастр исәбен гамәлгә ашыру процессында катнашучыларның үзара хезмәттәшлеген камилләштерү буенча актив эшли. Үткәрелә торган чаралар кысаларында күчемсез милек объектларын дәүләт кадастр исәбенә куюны туктатып торуның һәм баш тартуның төп сәбәпләре, кадастр инженерлары тарафыннан документлар әзерләү сыйфаты һәм объектны кадастр исәбенә кую процедурасына бәйле башка актуаль мәсьәләләр карала. Бу очрашу да шулай ук искәрмә булмады.

Шулай ук исегезгә төшерәбез, Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе кадастр инженерлары тарафыннан әзерләнә торган документларның сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән чаралар комплексы уздыра. Әйтик, Татарстан Росреестры тарафыннан кертелә торган яңалык аркасында хәзер кадастр инженерлары алдан ук электрон почтага туктатылу ихтималы турында мәгълүмат алырга һәм оператив рәвештә (1 көн дәвамында) мәгълүматны төзәтергә яки кирәкле документлар бирергә мөмкин.

Матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International