2018 нче елның 26 нчы сентябрендә Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең 5-7 сыйныф укучылары Курмашева Роза Сираҗи кызы белән очрашты. Укучылар Роза Сираҗи кызының тормыш юлы белән таныштылар. Шигырьләр укыдылар, сораулар бирделәр. Очрашу җылы атмосферада үтте.