Айрат Хәйруллин: «Президент бүген безгә киләсе елда эшләү өчен җитди этәргеч һәм стимул бирде»

2018 елның 27 сентябре, пәнҗешәмбе

РФ ДД депутаты Айрат Хәйруллин, юлламаны шәрехләп, республикада авыл хуҗалыгы буенча гамәлдәге программаларны гамәлгә ашыруның мөһимлеген һәм президент тарафыннан агросәнәгать комплексын үстерүнең тигезсезлек темасына кагылуын билгеләп үтте.

«Бүген Президент чыгышы иң озыннарының берсе булгандыр, мөгаен. Безнең республика тормышына, республикабыз гражданнарына кагылышлы барлык мәсьәләләр дә диярлек кузгатылды... төрле темалар, шул исәптән авыл хуҗалыгы турында да күп сөйләнде», - диде Айрат Хәйруллин.

"Минем өчен Президентның шәһәрдә генә түгел, авылларда да тормыш сыйфатына игътибар бирергә тиешлеген билгеләп үтүе мөһим.  Мәсәлән, бүген республикабызның барлык район үзәкләрендә диярлек ял итү үзәкләре, клублар, спорт комплекслары төзелгән, бассейн булмаган район үзәкләре аз калган. Ягъни шундый бурыч да тора, һәм бу бик шәп. Шуңа күрә киләчәккә уңай карарбыз, дип саныйм, Президент бүген Хөкүмәткә дә, Дәүләт Советына да, безгә дә киләсе елда эшләү өчен җитди этәргеч  һәм стимул бирде»,- дип шәрехләде юлламаны РФ ДД депутаты Айрат Хәйруллин.

Депутат чыгышта яңгыраган тагын бер мөһим моментны ассызыклады. «Президент билгеләп үткәнчә, быел безнең күп кенә егет-кызларыбыз төрле фәннәр буенча төрле чемпионатларда призлы урыннарны күбрәк алган, бу Татарстанда белем бирүнең сыйфаты турында сөйли», - дип ассызыклады ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International