Әлки районында район советы утырышы узды.

2018 елның 27 сентябре, пәнҗешәмбе

Утырышның көн тәртибенә сигез мәсьәлә чыгарылган иде. Беренче мәсьәлә буенча депутатлар алдында район мәгариф идарәсе җитәкчесе Артем Савинов чыгыш ясады. Ул утырышта катнашучыларга чыгарылыш сыйныф укучыларының дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре һәм  мәгариф учреждениеләрендә җылыту сезонына әзерлек турында сөйләде. Артем Савинов сүзләренә караганда, узган уку елы дәвамында дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрүгә әзерлек буенча 7 семинар үткәрелгән, төрле оештыру мәсьәләләре буенча күчмә киңәшмәләр уздырылган. Укытучылар 19 тематик семинар-киңәшмәләрдә имтихан үткәрү проблемалары турында фикер алышкан. Чыгарылыш сыйныф укучылары белән имтиханнарга иң яхшы әзерлек өчен өстәмә дәресләр оештырылган.

Шул ук мәсьәлә район Советының профильле комиссиясендә дә каралды. Депутатларның карау нәтиҗәләре белән Ләйсән Гайфуллина таныштырды.

Көн тәртибендәге икенче-бишенче мәсьәлә буенча муниципаль район Уставына һәм район Советының төрле карарларына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында, балигъ булмаганнарның эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе составын раслау турында депутатлар алдында юридик бүлек начальнигы вазыйфаларын башкаручы Дарья Хәлилова чыгыш ясады.

Утырышта депутатлар район башкарма комитетының мәгълүматлаштыру һәм җәмәгатьчелек белән элемтә бүлеге җитәкчесе Лариса Кирсанованың «Халык контроле " порталына Халык мөрәҗәгатьләре белән эшләү турындагы чыгышын тыңладылар. Чыгыш ясаучы билгеләп үткәнчә, 8 ай эчендә бу ресурска райондашлардан 19 мөрәҗәгать килгән, шуларның 8е уңай хәл ителгән. "Халыкның күпчелек мөрәҗәгатьләре юлларны ремонтлау һәм территорияләрне төзекләндерү белән бәйле. Мөрәҗәгатьләрнең үтәлеше Башкарма комитет җитәкчесе контролендә. Һәр гаризаны карау өчен биш көн бирелә. Заявкалар үтәлеше һәм алар буенча кабул ителгән чаралар турында без тиешле инстанцияләргә хәбәр итәбез», - диде Лариса Кирсанова.

Депутатлар тикшерелгән мәсьәләләр буенча карарлар кабул итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International