Әлки районының Базарлы Матак авыл җирлегенә Татарстан Президенты яңа коммуналь техника – экскаваторлы һәм төягечле трактор тапшырды.

2018 елның 27 сентябре, пәнҗешәмбе

Базарлы Матак авыл җирлеге экскаваторлы һәм төягечле тракторга ия булды. Яңа техниканы Рөстәм Миңнеханов кулыннан район башлыгы Александр Никошин һәм Базарлы Матак авыл җирлеге баш­карма комитеты җитәкчесе Рәшит Мусин кабул итеп алдылар. Әлеге яңа трактор авыл җирлегенең мең төрле мәшәкатен хәл иткәндә бик тә ярап куяр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International