Әлеге профилактика чарасының максаты – юлларда аварияләрне киметү. Операция барышында транспорт йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә төгәл үтәүләре тикшерелде.
Район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Рәис Сафин хәбәр иткәнчә, операция барышында 53 транспорт чарасы тутатылган. Тикшерү нәтиҗәсендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 6 очрагы ачыкланган. Аларның берсе – хәвефсезлек каешын каптырмау (12.6), икесе – административ штрафларны вакытында түләмәү белән бәйле.
Кагыйдә бозучылар административ җаваплылыкка тартылачак.