2018 елның 28 сентябрендә Әлки муниципаль районында Әлки районы территориясендә авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын төзү буенча киңәшмә уздырылды.

2018 елның 28 сентябре, җомга

Әлеге очрашуда Әлки муниципаль районы башлыгы Никошин А. Ф., Хәбибуллин И. Р. - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперацияләрен үстерү буенча компетенция үзәге җитәкчесе, Зиннатов Ф. Ш. - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгының мәгълүмат хезмәте бүлеге башлыгы, Гарифуллин Р. З. - бүлекнең әйдәүче белгече, Гадиев Р. Р. -Әлки районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы, шулай ук 35 фермер, авыл җирлекләре башлыклары, Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы Базарлы Матак урта гомуми белем бирү мәктәбенең һәм Базарлы Матак Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең 11 сыйныф укучылары  катнашты.

Программаны гамәлгә ашыруның максаты-авыл кооперациясенең барлык төрләрен һәм, барыннан да элек, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең, кече хуҗалык формаларының, кулланучылар җәмгыятьләренең авыл хуҗалыгы продукциясен сату базарларына үтеп керүен тәэмин итүнең төп механизмы буларак, авыл җирлегендә тормыш сыйфатын яхшырту, авылда авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясе системасын үстерү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International