Әлки районы Базарлы Матак авылында яшәүче Марат Хәмитов бер төптән өч кило бәрәңге уңышы алган.

2018 елның 29 сентябре, шимбә

Марат абый бәрәңгегә агу сипми икән. “Эколо­гик чиста минем икенче икмәк”, –ди. Бакчаны кул белән казый, кул белән өя. Бәрәңге төбенә булды­ра алганча биек өяргә тырышуын әйтә.

Кызганыч, бәрәңге орлыгының исемен сатып алганда сорамаган. Бәрәңгесе бик шома, чистарту өчен җайлы. Вак бәрәңге юк диярлек, барысы да бер зурлыкта, эреләр.

Шушы арада гына 80 яшен тутырган Марат абыйның бакчасында бер чүп үлән күрмәссең. Җиренең дә бик ашланган булуы күз алдында. Бәрәңге дигәнең сыйлы җирдә күкрәп уңа шул.

Марат абый бәрәңге белән балаларын да тәэмин итәргә тырыша. Яхшы орлыгын дуслары белән дә бүлешә. “Ни генә димә, уңыш мәсьәләсендә күп нәрсә орлыкка бәйле”,–ди ул.

Марат абыйның агач эшенә оста булуы, калай­дан, җиздән бик матур һәм уңайлы әйберләр ясавы күпләргә мәгълүм. Гомумән, ул бер дә тик торырга яратмый. Район мәдәният йортында оештырыла торган чаралар да Марат абыйдан башка узмый. Ул район үзешчән сәнгать фестивальләренең жюри рәисе дә. “Картаямыни соң йөрәк, маңгайлар сыр­ланса да” дигән җыр юллары нәкъ менә аның ха­кында әйтелгән шикелле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International