Әлки район башлыгы Александр Никошин Өлкәннәр көне белән котлый

2018 елның 1 октябре, дүшәмбе

Халыкара өлкәннәр көне белән иң ихлас котлау­ларыбызны кабул итегез! Өлкәннәр көне – барыбыз өчен дә аерым бер мәгънәгә ия бәйрәм. Ул күңел җылысы, ихтирам һәм ярату белән тулы. Бу бәйрәм – буыннарның бердәмлеге символы.

Хөрмәтле өлкәннәребез! Сез гомер буе туган районыбыз хакына армый-талмый хезмәт итте­гез. Сезнең тормышыгыз – фидакарьлек, намуслы­лык, әхлаклылык үрнәге. Сез рухи кыйммәтләрне, традицияләрне саклап яшисез, балаларыгыз һәм оныкларыгызның терәге, ышанычлы ярдәмчесе бу­лып торасыз.

Сез бүген дә сафта: белемнәрегезне, бәһасез тор­мыш һәм эш тәҗрибәгезне яшьләр белән теләп ур­таклашасыз, үз үрнәгегез белән яшь әлкилеләрдә хезмәт сөючәнлек, ихтыяр көче, ватанпәрвәрлек кебек күркәм сыйфатлар тәрбиялисез. Зирәклегегез, күңел байлыгыгыз, түземлегегез, тормышны ничек бар шу­лай кабул итә белүегез һәм һәрчак киләчәккә өмет- ышаныч белән каравыгыз өчен рәхмәт сезгә. Сугыш еллары авырлыкларын үз җилкәләрендә күтәргән, Ватаныбызның бәйсезлеген яклаган, илне сугыш җимерекләреннән торгызган өлкән ветераннарга ае­рым рәхмәтебезне җиткерәм.

Без сезнең алда зур бурычлы, һәм беркайчан да сез­не игътибарсыз, кайгыртусыз, ярдәмсез калдырмабыз.

Бу бәйрәм көнендә бәяләп бетергесез хезмәтегез, рух көче, безнең районга ихлас мәхәббәтегез өчен рәхмәт һәм чиксез хөрмәт сүзләрен кабул итегез. Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, бәхет телим. Сезнең янәшәгездә һәрвакыт кайгыртучан балалар һәм оныклар булсын. Озын гомер сезгә. Бәйрәм белән!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International