Ярышларда 8-15 яшьләрдәге малайлар һәм кызлар катнашты. Яшь каратэчыларыбыз Данил Шәйхетдинов, Камил Вафин, Кира Тукмакова, Софья Бухарова, Ринас Нотфуллин, Карина Афанасьева үз категорияләрендә җиңүчеләр булдылар. Екатерина һәм Илья Зиньковлар, Ринат Сабиров, Егор Васяйчев – икенче, Данил Гыйматдинов, Никита Карманаев өченче урыннарда. Команданы турнирга тренер Никита Зиньков әзерләде.