Бүген «1 октябрь - игелек һәм хөрмәт көне» акциясе старт алды, аны ел саен Өлкәннәр көне уңаеннан «Хәйруллин фонды»үткәрә. РФ ДД депутаты Айрат Хәйруллин исеменнән котлау һәм азык-төлек җыелмасын ала ветераннар, интернат-йортларда яшәүчеләр һәм Түбән Кама сайлау округының авыл пенсионерлары алды. Пенсионерларга бүләкләр интернат йортларында һәм районнарда узучы бәйрәм чараларында таратыла, сәламәтлекләре буенча килергә мөмкинлекләре булмаган өлкән яшьтәге кешеләрнең өйләренә баралар. Бу кешеләргә игътибар һәм кайгырту аеруча кирәк, кунакларга алар һәрвакыт шат: фонд хезмәткәрләре аларның гозерләрен тыңлыйлар, ярдәм итәләр, җылы сүз күңелләрен күтәрәләр. «Бу бәйрәмдә йөрәк җылысы, хөрмәт һәм мәхәббәт – Бу-буыннар алмашу һәм бердәмлек көне», - дип билгеләп үтте Айрат Хәйруллин котлавында. "Зур кешеләрдән зур бүләкләр – бу икеләтә күңелле: матди ярдәм дә - бюджет оешмаларында каралмаган, барыннан да элек, өлкәннәргә игътибар җитми бит. Алар бүләкләр көтеп алалар, бер ел буе танышларына безне Дәүләт Думасы депутаты котлады, дип сөйлиләр. Айрат Нәҗип улына зур рәхмәт. Бүләкләр алып килүен белгәч, иганәчеләр эзләргә кирәкми икән дип, без бик шатландык... "Хәйруллин фонды» ннан Айрат Нәҗип улын безнең районнан депутат итеп сайлаганнан бирле алабыз, - дип сөйләде Аксубай районының «Федоровка картлар һәм инвалидлар интернат-йорты» директоры Рузилә Бәширова.
Билгеләп үтик, картлар, күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә ярдәм – «Хәйруллин Хәйрия фонды»эшенең төп юнәлеше. 2004 елдан фонд даими рәвештә зур күләмле чаралар үткәрә: балаларны яклау көненә, Яңа елга, инвалидлар декадасына, Җиңү көненә, мөселман һәм православие бәйрәмнәренә багышланган акцияләр. Ел дәвамында фонд тарафыннан барлыгы 10нан артык акция оештырыла.