Айрат Хәйруллин: «Иске закон бакчачылар хокукларын чикләде»

2018 елның 3 октябре, чәршәмбе

- Айрат Нәҗип улы, яңа елдан бакчачылар турында яңа закон үз көченә керә. Ул еллар узу белән инфраструктура үсеше: су, электр энергиясе белән тәэмин итү, бакча ширкәтләрендә эчке һәм тышкы юллар торышы белән бәйле проблемаларны хәл итәрме? Ни өчен иске законны үзгәртү кирәклеге туды?
- Татарстанда халыкның өчтән бере-бакчачылар, Россиядә бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләре – 60 меңгә якын, төрле бәяләүләр буенча 60 миллионнан 90 миллионга кадәр кеше  үзләрен бакчачылар дип саный. Бу безнең халыкның бик мөһим өлеше.  Участокларда үз продукциясен үстереп, гражданнар азык-төлек белән тәэмин итү мәсьәләсен хәл итәләр, кайберәүләрдә җитештерелгән продукциянең артыгын саталар. Дачаларда кешеләр иң беренче чиратта ял итә, өстәмә физик эшчәнлек кебек як та бар, кайберәүләр торак проблемасын хәл итә. Теләсә кайсы төбәктә шундый бакча территорияләре бар, алар асылда бер җирлекләргә әверелде. Бу яңа законның гаять зур социаль-икътисадый әһәмияткә ия булуы турында сөйли.
Бу өлкәдә башкарылган эшләр 1998 елда ук кабул ителгән закон белән алып барыла иде. Әлбәттә, бу закон күп очракта искергән, бүгенге сорауларны  хәл итә алмый: җәмгыять үсә, таләпләр үсә… Шуңа күрә узган ел Хөкүмәт Дәүләт Думасына закон проектын кертте, ул безнең комитетта каралды, әлеге закон проектын эшләп бетерү өчен өстәмәләр бик күп булды һәм 2017 елда ул кабул ителде. 2019 елның 1 гыйнварыннан закон үз көченә керә һәм ул эшли  башлаганнан соң без аны бакчачыларның теләкләре белән тагын да тулыландырачакбыз.
- Яңа законда нинди уңай үзгәрешләрне билгеләп үтеп була?
- Беренче чиратта, яңа закон һәр бакчачыга йорт төзергә хокук бирә.  Шунысы мөһим: закон бакчачылык һәм яшелчәчелек җәмгыятьләрен төгәл аера.  Әгәр сез әгъзасы бакчачылык җәмгыяте әгъзасы икән – сез йорт төзергә, теркәлергә һәм  анда яшәргә хокуклы. Элек законда ул юк иде. Әгәр сез яшелчәчелек ширкәте әгъзасы икән, хуҗалык корылмалары, инвентарь һәм уңыш саклау өчен нинди дә булса сарай төзи аласыз. Гражданнар алданмаска һәм моны белергә тиеш.
- Айрат Нәҗипович, узган елның язында ук дачникларның үзара салым программасы аша инфраструктураны яхшырту мөмкинлеге турында әйткән идегез. Бүгенге көндә ул Татарстан Президентында яклау тапты. Республика бакчачылар берлегенә бакчачылык ширкәтләреннән анда катнашу өчен гаризалар килә башлады.  Бу хакта тулырак сөйләгез әле.
- Барыннан да элек, мин шуны әйтергә тиеш: үзара салым программасы авыл җирлегендә үзен яхшы яктан күрсәтте. Авыл җирлегендә яшәүчеләр җыелышып нәрсә эшләргә кирәклеген бергәләп хәл итәләр: зират тирәсен тотарга, юл төзергә яки су торбасы  уздырырга. Җыелган һәр сум өчен Татарстан үз бюджетыннан 4 сум бүлеп бирә. Омумән алганда, нинди дә булса бурычны хәл итү өчен 500000 сум акча җыелсын өчен сезгә авылдагы 300 кешедән 10000 сум акча җыеп алу да җитә. 
Бакча җәмгыятьләре дә шул ук принцип буенча китте – әгәр бакчачылар үз ихтыяҗлары өчен ниндидер суммага салым турында Карар кабул итәләр икән, Татарстан үз бюджетыннан ике тапкыр күбрәк акча бүлеп бирәчәк. Әлеге система Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама өчен аеруча актуаль булачак. Шулай итеп, бакча һәм яшелчәчелек ширкәтләре инфраструктура үсеше буенча реаль ярдәм ала алачак, республика аларга җыелган акчалар белән чагыштырганда 2 тапкыр күбрәк акча бүлеп бирәчәк.
- Бакчачыларга дәүләт ярдәме программасы нинди үсештә?
- Бакчачыларга дәүләт ярдәме-ул безнеке, Татарстан, Республика проекты. Ул үсештә, чөнки президент бакчачылар проблемаларына игътибар итте. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча гражданнарның коммерциягә карамаган бакчачылык, яшелчәчелек һәм дача берләшмәләренең инженерлык инфраструктурасын үстерү чараларына ел саен 550 млн. сум бүлеп бирелә. 3 ел эчендә бакча җәмгыятьләрен җитди үзгәртеп кору, юллар төзү һәм су белән тәэмин итүне яхшырту турында Карар кабул ителде. 
Элегрәк бу акчалар, барыннан да элек, бакчачылары күп булган районнар буенча бүленә иде. 2019 елдан башлап акча барлык районнар буенча да бакчачылык ширкәтләренең санына бәйле пропорцияләрдә бүленәчәк.
Бу программаның дәвамы булачак һәм алга таба да аннан  файда булыр дип уйлыйм. Әлеге программа ярдәмендә «Бердәм Россия» партиясе тарафыннан «Бакчачылар йорты – гаилә терәге»проекты эшли башлады. Һәр бакча гаиләне берләштерә. Гаилә, һичшиксез, ял көннәрендә дачада җыела һәм алар өчен бу мөнәсәбәтләрне ныгыту мөмкинлеге.
- Еш кына бакчачылар үз уңышларын сата алмый, базарда алар безгә спекулянтлар дип карыйлар, дип зарлана... зур күләмдә сатканда кыенлыклар бар, сезнең карашка, бу проблема хәл ителергә мөмкинме?
- Һәр бакчачы үзләреннән артканны сату хокукына ия. Ул спекулянт түгел, үзенең хезмәт нәтиҗәләрен сата. Республикада авыл хуҗалыгы продукциясен сатуга аерым игътибар бирелә, мәсәлән, Казанда көн саен диярлек үз продукциясен сатарга мөмкин булган җиде зур чатыр участогы бар; Агропарк бар, анда шулай ук  сатарга мөмкин. Мин ышанам ки, нәкъ менә кооперация бу бәләдән  коткара һәм бу теманы үстерү мөмкинлеге бирәчәк. Бакча җәмгыятьләре, гомумән алганда, компактлы, хәтта уңыш җыю вакытында һәр участок, мәсәлән, җиләк-җимеш, алма, 10-20 килограммнан артык уңыш сатса да, бу барлык бакча җәмгыятенә уннарча тонна булачак һәм әлеге продуктны сәүдә челтәрләренә озатырга мөмкин булачак.
Белешмә өчен:
Бүгенге көндә Татарстанда гомуми мәйданы 28 мең гектар булган 376 мең бакчачылык участогы исәпләнә, шуларның 17 мең гектардан артыгы милек итеп рәсмиләштерелгән. Бакчачылык аеруча Казан, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендәге һәм 1 миллионнан артык граждан моның хисабына яшелчә һәм җиләк-җимеш белән  үзен генә тәэмин итеп калмыйча, артык продукциянең бер өлешен  сата да.
Бүген бу өлкәдә җайга салуның нигезе булып 1998 елның 15 апрелендәге 66-ФЗ номерлы «Гражданнарның бакчачылык, яшелчәчелек һәм дача коммерцияле булмаган берләшмәләре турында " Федераль закон тора. 1 гыйнвардан ул үз көчен югалткан дип танылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International