ТКХ өчен квитанция түләү ысуллары.

2018 елның 4 октябре, пәнҗешәмбе

Ай саен республика халкы торак-коммуналь хезмәтләр өчен счет-фактуралар түли. Әмма моны өйдән чыкмыйча гына, читтән торып эшләргә мөмкин икәнлеген барысы да белми.

Бүгенге көндә Әлки муниципаль районында яшәүчеләр «БРҮ- Татарстан Энергия саклау» ҖЧҖ счет – фактурасын теләсә нинди уңайлы ысул белән түли алалар:

- «АК БАРС» банк ГАҖ клиентларга хезмәт күрсәтү офисында (Крайнов ур., 71 йорт) – комиссиясез;

- Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлеп (https://uslugi.tatarstan.ru/) - комиссиясез теләсә кайсы банк картасы белән;

- «Россия Почтасы» ФДУП бүлегендә (Крайнов ур., 65 йорт). 1500 сумга кадәр түләү комиссиясе 15 сум тәшкил итәчәк, 1500 сумнан артык түләүдән-1%;

- "Россия Саклык Банкы» бүлегендә (Совет ур., 2 йорт). Акчалата түләгәндә комиссия-суммадан 1%, ким дигәндә 15 сум,банк картасы белән түләгәндә-1%.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International