Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе территориаль бүлеге (Татарстан) Нурлат, Аксубай,Әлки, Чирмешән районнарында грипп буенча эпидемия сезоны алдыннан 2018 елның 1 октябреннән 15 октябренә кадәр грипп һәм ОРВИ профилактикасы мәсьәләләре буенча тематик «кайнар линия» үткәрүне оештыра.
Хезмәт белгечләре прививканы кайда ясап була, вакцинациягә ничек дөрес әзерләнергә, прививканы башка прививкалар белән бергә ясатырга мөмкинме икәнлеге турында сөйләячәкләр. Ведомство хезмәткәрләре ата-аналар өчен, балаларны салкын тию инфекцияләреннән ничек саклап калырга, битлек куллану кагыйдәләрен һәм йогышлы авыруларны профилактикалауның башка чаралары турында сөйләргә әзер.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте гриппка каршы вакцинация грипп белән авыру ихтималын киметә, авыр өзлегүләрне булдырмый кала, эпидемия күтәрелеш чорында тормыш сыйфатын арттыра, дип искәртә. Өлкән яшьтәге кешеләргә, кечкенә балаларга, йөкле хатыннарга, хроник авырулардан (астма, диабет, йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан) җәфа чигүчеләргә һәм зәгыйфь иммунитетлы кешеләргә грипптан үзеңне саклау аеруча мөһим.
Кайнар линия телефоннары 8(84345) 2-05-38, 8(4346)2-10-89
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Нурлат, Аксубай, Әлки, Чирмешән районнарындагы территориаль бүлеге башлыгы-Трифонова Анна Николаевна
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР (Татарстан) Идарәсенең Нурлат, Аксубай, Әлки, Чирмешән районнарындагы территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты Абзалов Алмас Фәйзрахман улы