Әлки районы башлыгы укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

2018 елның 5 октябре, җомга

“Хөрмәтле укытучыларыбыз, һәрберебез күңелендә сезнең якты образыгыз гомер буе саклана. Мәктәп елларын сагынып искә төшергәндә без яраткан укытучыларыбызны, сыйныф җитәкчеләребезне рәхмәт хисе белән искә алабыз. Чөнки сез, һәр баланы үзегезнекедәй якын күреп, аның киләчәген кайгыртып, белем бирәсез, әйбәт кеше булып үссен, илебезнең лаеклы гражданины булсын дип тәрбиялисез. Үз хезмәтегезгә мөнәсәбәтегез, тырышлык куеп намус белән балалар укытуыгыз белән сез җәмгыятебезнең, Ватаныбызның алдагы көненә нигез саласыз бит.

Хәзерге вакытта укытучы булып эшләү тагын да авыррак һәм җаваплырак. Сездән замана таләпләренә җавап бирерлек осталык, туктаусыз үзгәреп торган вәзгыятьне аңлап, шуңа яраклашып эшли белү сорала. Җәмгыять йөкләгән бурычыгызны фидакарь үтәвегез өчен рәхмәт Сезгә. Хөрмәтле укытучыларыбызга уңышлар, нык исәнлек, иминлек телим”,–диелә әлеге котлауда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International