"Бердәм Россия» зур булмаган торак пунктларны төзекләндерүгә федераль субсидияләрне саклап калырга тәкъдим итә.

2018 елның 5 октябре, җомга

“Бердәм Россия " төбәкләргә субсидияләр бирүнең гамәлдәге тәртибен саклап калырга тәкъдим итә, ул күпфатирлы йортларның ишегалды территорияләрен төзекләндерүгә федераль субсидияне куллану мөмкинлеген, шулай ук 1 меңнән артык кеше яши торган барлык торак пунктларны төзекләндерүгә кагыла. Бу хакта «Бердәм Россия» Генераль советы секретаре Андрей Турчак 2019-2021 елларга федераль бюджет кысаларында партия проектларын һәм инициативаларны гамәлгә ашыруга багышланган партиянең сайлау алды программасын гамәлгә ашыруны контрольдә тоту комиссиясе утырышында белдерде.

Турчак региональ программаларга 212 мең ишегалды кертелгән, аларның 2018 ел ахырына якынча 40 мең ишегалды төзекләндереләчәк, дип искәртте."Билгеле булганча, субсидияләр бирү кагыйдәләреннән 1 меңнән артык кеше яши торган торак пунктларны төшереп калдырырга, шәһәрне генә калдырып, ишегалды территорияләрен финанслауны муниципалитетларга һәм бюджеттан тыш чыганакларга йөкләргә тәкъдим ителә», – дип билгеләп үтте партиянең Генераль советы секретаре, ләкин муниципалитетлар үз акчалары хисабына ишегалларын, иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү буенча да бурычларын үти алмаячак һәм кешеләрнең көтүе юкка булачак. "Шуңа бәйле рәвештә, партия төбәкләргә субсидия бирүнең гамәлдәге тәртибен сакларга тәкъдим итә, ул КФЙ эчендәге территорияләрне төзекләндерүгә, шулай ук 1 меңнән артык кеше яши торган торак пунктларны төзекләндерүгә федераль субсидияләрне куллану мөмкинлеген күздә тота», – диде Турчак. Ул ассызыклаганча, югары кабинетлардагы чиновниклар түгел, ә нәкъ менә халык нинди объектлар һәм кайсы территорияләрдә барлыкка килергә тиешлекне хәл итәргә тиеш. Төбәкләргә төзекләндерү өчен субсидияләр буенча кагыйдәләргә аңлатма биреп, партия Рәисе, Министрлар Кабинеты башлыгы Дмитрий Медведев бу үзгәрешләр кече торак пунктларнына кагылырга тиеш түгел, дип ассызыклады. «Моңа игътибар итәргә кирәк. Хөкүмәттәге хезмәттәшләр бу эшкә тотынсын иде», – дип билгеләп үтте партия Рәисе. Шулай ук Программа комиссиясе утырышында «Балалар спорты»партпроекты кысаларында авыл мәктәпләренең спорт залларын реконструкцияләү эшләрен дәвам итү турында Карар кабул ителде. Медведев шулай ук 2019 елдан вузларда физкультура-сәламәтләндерү комплекслары һәм бассейннар төзелешен яңартырга кушты. Утырышта фикер алышкан тагын бер мөһим мәсьәлә партиянең яңа «Чиста ил» проектының эш юнәлешләрен детальләштерү булды. Турчак сүзләренчә, партпроект чүплекләр таралуның тискәре нәтиҗәләре, сыйфатлы эчә торган су булмау, һаваны сәнәгать предприятиеләре чыгарган матдәләр белән пычратуга бәйле проблемаларны хәл итү белән шөгыльләнәчәк.

Бюджет инициативаларына килгәндә, Турчак, утырыш нәтиҗәләре буенча, «Бердәм Россия»нең төрле дәрәҗәдәге депутатларын кешеләр белән очрашырга, планнар буенча фикер алышырга чакырды.

"Гражданнар һичшиксез федераль бюджет, шулай ук төбәк һәм җирле бюджетларның формалашуына йогынты ясау мөмкинлегенә ия булырга тиеш. Бу «Бердәм Россия» дән барлык дәрәҗәдәге депутатлар «халык» ка, үз сайлаучыларына барырга һәм бюджет планнары турында фикер алышырга тиеш дигән сүз", - дип белдерде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International