Көллият укытучыларын һөнәри бәйрәмнәре -“Укытучылар көне” белән котлау.

2018 елның 5 октябре, җомга

5 октябрьдә Алексеевск аграр көллиятенең Әлки филиалында «Минем һөнәрем» җирле партия проектын гамәлгә ашыру кысаларында " Бердәм РОССИЯ» партиясенең Әлки җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Хәлиуллина Гөлшат Гомәр кызы һәм «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының җирле бүлекчәсе җитәкчесе Хәмитов Алмаз Идрис улы көллият укытучыларын һөнәри бәйрәмнәре – Укытучылар көне белән котладылар.

Гөлшат Гөмәр кызы билгеләп үткәнчә, укытучы кулында ил язмышы, хәзер баланы укыту гына түгел, аннан лаеклы граждан, шәхес тәрбияләү дә бик мөһим. Яшьләрнең, аларның туганнарының, якыннарының киләчәге сезнең көндәлек хезмәтегез, һөнәри осталыгыгызга бәйле.

Шулай ук укытучылар өчен көллият студентлары концерт та оештырган иде. Концерт ахырында Алмаз Идрис улы һәм Гөлшат Гомар кызы көллият укытучыларына чәй табыны өчен азык-төлек җыелмасы бүләк иттеләр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International