2018 елның 1 октябреннән 25 октябренә кадәр Татарстан Республикасында «Минем шәҗәрәм " генеалогик тикшеренүләр республика конкурсы үткәрелә.

2018 елның 5 октябре, җомга

Оештыручысы – Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты. Беренче бәйге – балалар һәм яшүсмерләр арасында.  Барлык укучылар да катнаша ала:

1 нче төркем – 1-4 нче сыйныф укучылары (иҗади эш: Гаилә агачы рәсеме, аңлатмасы белән фотоальбомнар, коллажлар, схемалар, плакатлар, аппликацияләр, табигый материал һәм тукыманы кулланып күләмле эш, бер катнашучыдан эш күләме чикләнми);

2 нче төркем – 5-8 нче сыйныф укучылары (иҗади эш: Гаилә агачы рәсеме, аңлатмасы белән фотоальбомнар , коллажлар, схемалар, плакатлар, аппликацияләр, табигый материал һәм тукыманы кулланып күләмле эш һ. б. һәм язма эш: реферат, эссе, инша һ.б);

3 нче төркем – 9-11 нче сыйныф укучылары (теләсә кайсы форматта тикшерү эше: язма эш, видеохезмәтләр (10 минутлык гаилә тарихы турында фильмнар), презентацияләр.

4 төркем-18 яшькә кадәрге һөнәри белем бирү оешмаларында укучылар (архив документлары нигезендә проект-тикшеренү эше: фәнни хисап, фәнни мәкалә, доклад).

Конкурста  һәр яшь төркеме буенча җиңүчеләр аерым билгеләнә.

Бүләкләр:  I урын - планшет өчен, II урын - кесә телефоны өчен, III урын - электрон китап.

«Минем шәҗәрәм» генеалогик тикшеренүләр республика конкурсында 18 яшьтән өлкәнрәк барлык физик затлар катнаша ала. Катнашучыларга (сайлап алу өчен):

- язма эшләр (формасы: эссе яки мәкалә);

- генеалогик схемалар һәм агач;

- видео эшләр – гаилә тарихы турында фильмнар;

- презентацияләр.

Конкурста җиңүчеләр конкурс дипломнары һәм I урын өчен 50 мең сум, II урын өчен 30 мең сум, III урын өчен 20 мең сум күләмендә акчалата премияләр белән бүләкләнә.

Конкурска эшләр рус һәм (яки) татар телләрендә бирелә.

Конкурста катнашу өчен 2018 елның 1 октябреннән 25 октябренә кадәр konkurs.genealogia@yandex.ru электрон почтасына яки Казан шәһәре, 8 Март урамы, 5а йорт адресына «Конкурс» тамгасы белән түбәндәге документлар  тапшырыла:

- 1№ кушымтада күрсәтелгән форма буенча гариза;

- шәхси мәгълүматларны эшкәртү өчен гариза (2 нче кушымта);

- конкурс материаллары комплекты.

Конкурслар турында нигезләмәләр Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының рәсми «Эшчәнлек. Грантлар, архив конкурслары» (http://arhiv.tatarstan.ru/rus/archivdoc.htm) сайтында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International