Ул өлкәннәр декадасы кысаларында оештырылды, шул ук вакытта якташлар очрашуы белән дә туры килде.Ярминкә төрле товарлар белән бай. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермерлар, шәхси хуҗалыклар печән, салам, ашлык фуражы, ит-сөт әйберләре алып килгәннәр. Шәхси эшмәкәрләр йолкылган каз, тавык, үрдәк түшкәләрен тәкъдим иттеләр. Мәктәпләр үз бакчаларында үстерелгән яшелчәләр белән сәүдә иттеләр. Матур сәүдә палаткаларында кайнар чәй эчәргә, коймак белән сыйланырга мөнкин иде. Кәефне музыка да күтәрә - күңелле, шаян җырлар, такмаклар. Кемдер түзми, биеп җибәрә...
Сәүдә итә, сыйлый, күңелләрне күтәрә туклыклы көзге ярминкә! Ул элекке заманнарда Базарлы Матакка атна саен якын һәм ерак кантоннар, волостьлардан килеп сәүдә гөрләгән вакытлар турында искә төшерә...