Әлки районында Өлкәннәр Спартакиадасы үткәрелә.

2018 елның 9 октябре, сишәмбе

12 октябрьдә “Алинә” универсаль спорт залында Өлкәннәр декадасы уңаеннан Спартакиада үткәреләчәк.

Олы яшьтәгеләр өчен бу спорт бәйрәме программасына биш төрле ярыш кертелә - өстәл теннисы, дартс, мылтыктан ату, аркан тарту, йөзү. Шулай ук ГТО нормативлары элементлары кертелгән  гомум физик әзерлек һәм эстафета нәтиҗәләре дә исәпкә алыначак. Ярышларга авыл җирлекләреннән 6 шар кешелек (3 ир-ат һәм 3 хатын-кыз) командалар чакырыла. Спартакиадага килүчеләрне 8.30 сәгатьтә терки башлыйлар. Ә ярышларга старт 10.00 сәгатьтә биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International