Әлки районы: ветеран йөртүче Рәшит Габитов республика бәйгесендә җиңүчеләр арасына кергән.

2018 елның 9 октябре, сишәмбе

Әлеге бәйге Казанда Дәүләт автоинспекциясе идарәсе  мәйданында узган. Бәйгенең финал өлешендә  пенсия яшендәге 42  автомобильче катнашкан.  Алар  автомобиль йөртү осталыгы, юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү буенча ярышканнар. Һәр төрдә әйбәт нәтиҗәләр күрсәтеп, Рәшит Габитов җиңүчеләр арасына кергән һәм Диплом белән бүләкләнгән. Бу тәҗрибәле йөртүче гомере буе “Сельхозхимия”нең алдынгы шоферы булды бит.

Үз эшенең чын остасы булган ветеран йөртүчеләрне республика Премьер-министры урынбасары Шамил Гафаров кайнар тәбрикләгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International