Су фонды, урман фонды, Татарстан Республикасының махсус саклана торган территорияләре һәм объектлары җирләренә дәүләт кадастр бәяләвен үткәрү турында хәбәрнамә.

2018 елның 9 октябре, сишәмбе

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хәбәр итә.

«Дәүләт кадастр бәяләве турында " 2016 елның 3 июлендәге 237-ФЗ номерлы Федераль закон нигезләнеп, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 26.09.2018 ел, №3173-р боерыгын үтәп 2019 елда Татарстан Республикасы территориясендә су фонды, урман фонды җирләрен, аеруча саклана торган территорияләр һәм Татарстан Республикасы объектлары җирләрен дәүләт кадастр бәяләве үткәреләчәк.

Дәүләт кадастр бәяләвен үткәрүгә әзерлек 2019 елның 1 гыйнварына кадәр гамәлгә ашырыла. Кадастр бәясен билгеләү өчен кирәкле мәгълүматны җыю һәм эшкәртү максатыннан дәүләт кадастр бәясен үткәрүгә әзерлек этабы кысаларында "Дәүләт кадастр бәяләве үзәге” дәүләт бюджет учреждениесе (алга таба-ДБУ «ЦГКО») күчемсез милек объектларына ия булучылардан күчемсез милек объектларының тиешле характеристикалары турында декларацияләр кабул итә.

Күрсәтелгән мәгълүматны җыю һәм эшкәртү өчен күчемсез милек объектлары хокукына ия булучылар «ЦГКО» ДБУдә тиешле күчемсез милек объектларының характеристикалары, шул исәптән бәяләү объектларының төп сан һәм сыйфат характеристикаларын: рөхсәт ителгән файдалану төре, урнашу урыны, мәйданы, фактта файдалану, җир участогының бетерелүе, күчемсез милек объектының кадастр бәясенә йогынты ясый торган башка факторларны ачыклау турында декларация тапшырырга хокуклы.

Күчемсез милек объектлары характеристикалары һәм аны карау тәртибе турында декларация формасы  Россия Икътисадый үсеш министрлыгының 27.12.2016  846 №  “Күчемсез милек объектлары характеристикалары һәм аны карау тәртибе турында декларация формасы”  боерыгы белән расланган.

Күчемсез милек объектларын характеристикалары декларацияләрен кабул итү гамәлгә ашырыла:

  1. 420021, Казан шәһәре, Париж Коммунасы урамы, 8 йорт адресы буенча урнашкан «ЦГКО» ДБУ (бина почмагы ягыннан керү, «БТИ»АҖ документларын кабул итү зонасы).
  2. Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге» дәүләт бюджет учреждениесенең филиаллары(кушымта).
  3. Электрон документ формасында (шәхси имзасы белән сканерланган документ) «ЦГКО» ДБУ электрон  Gbu.Cgko@tatar.ru почтасы буенча.

 

Тулырак мәгълүмат ”Хезмәтләр күрсәтү тәртипләре” бүлегенең cgko.tatarstan.ruсайтында урнаштырылган.

 

ДБУ «ЦГКО», Әлки филиалы, Әлки муниципаль районы, Базарлы Матак авылы, Крайнов ур., 63 йортта ДБУ «ЦГКО», Әлки филиалы, күчемсез милек объектларының характеристикалары турында декларацияләр кабул итү хезмәте күрсәтелә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International