Районның иң яшь механизаторы Дилүс Латыйпов Әлки комбайнчылары ярышын җитәкли.

2018 елның 12 октябре, җомга

9 октябрьдә Казанда бәйрәм тантанасы вакытында республиканың иң яхшы авыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләделәр. Уңыш бәйрәмендә катнашкан Әлки делегациясе составында Ташбилгедән Дилүс Латыйпов та бар иде. Хәер, яшь булуына карамастан, Дилүс үз эшендә тәҗрибә туплаган башка азау ярган  механизаторларны да узып китә. Урып-җыю башланганнан бирле ул 2324 тонна ашлык суктырган  һәм район комбайнчылары ярышында алдынгы урыннарның берсен алырга өлгергән.

Юкка гына: алма агачыннан ерак китми, диләр. Дилүс төпле һәм  хезмәт сөючән нәселдән. Ташбилгедә Латыйповларның берничә буыны туган җирендә намуслы хезмәтләре белән зур абруй казанган. Гомере буе комбайнчы булып эшләгән дәү әтисе Рифкать ага Советлар чорының иң югары бүләге-Ленин ордены белән бүләкләнә. Аның кече абыйсы Рәшит абый да районның алдынгы механизаторы була.  Дилүснең әтисе Ислам, аның абыйсы Ришат туган җирендә үз бәхетләрен тапкан. Берсе шофер, икенчесе комбайнчы булып эшли. Аларны мактыйлар, зурлыйлар.

Үз тормышларын икмәк үстерүгә багышлаган Латыйповлар үз балаларында кече Ватанга мәхәббәт тәрбияли алганнар. Ислам белән  Гөлчирәнең дүрт баласы да   районыбызда төпләнеп калган. Аларның һәркайсы үз гаиләсендә дә, эш урынында да үрнәк булырлык. Кызлары Гүзәлия белән Раилә район үзәк хастаханәсендә эшлиләр, олы уллары Илнур Үргәгардагы терлекчелек фермасы белән җитәкчелек итә. Ә Дилүс игенче һөнәрен сайлаган.

... Казанда узган бәйрәмнең икенче көнендә иртәнге таңнан ук Дилүс инде эштә иде. Без аны көнбагыш суктыртырган басуда очраттык. Егет куәтле «Лексион»комбайны белән бик оста идарә итә. Моннан дүрт ел элек Алексеевск агроколледжының Базарлы Матак филиалын тәмамлап, Дилүс «Кызыл Шәрык-Агро»ның Ташбилге отрядына эшкә кайткан. Башта «Мега»комбайнында эшләгән.

 

– Мин "Лексион” га утырырга бик кызыккан идем һәм моннан ике ел элек миңа бу заманча комбайнны ышанып тапшырдылар, – ди Дилүс. - Бу машинаның мөмкинлекләре зур. Күп эшне  компьютер башкара. Бары тик аның белән дөрес идарә итәргә генә кирәк.

Урып-җыю башыннан бирле яшь механизатор иртәдән кичкә кадәр басудан кайтып керми. Башта ул көзге бодай суктырган. Аннары ашлыкка кукуруз суктыруда эшләгән. Агрофирманың  Спас районы басуларында да шактый зур эш башкарганнар. Хәзер исә үз отрядларында көнбагыш суктыруны төгәлләп киләләр. Латыйпов белән бергә бу басуда Илдус һәм Илфат Ситдыйковлар да хезмәт куя. Комбайнчылар көннең һәр аяз  сәгатен  файдаланырга тырыша. Гомумән, «Ташбилге» отряды механизаторлары «ВостокЗернопродукт»җәмгыятенең иң ышанычлы, тотрыклы эшләүче бригадасы булып санала. Ел саен отряд механизаторлары урып-җыю эшләрен беренчеләрдән булып төгәлли, соңгы культуралар да басуда калмый.

- Безнең коллектив бик дус, бердәм. Теләсә нинди хәлләрдә без бер-беребезгә ярдәм итәбез, – дип сөйли Дилүс.

Ә бит эштә төрлесе була. Нинди генә заманча техника булмасын, ул да ватыла. Мондый хәлләрдә отряд җитәкчесе Айрат Вәлиев ничек кенә булса да мәсъәләне чишәргә тырыша, комбайннарның тик торуына юл куймый.

- Айрат абый кебек җитәкчеләр булганда  эш тә көйле бара. Ул запас частьларны да бик тиз таба, шулай ук безне гел кайгыртып тора. Яхшы эшләгән кешене бәяли белә. Шуңа күрә һәрберебез ышанычны акларга, үз эшләрен сыйфатлы башкарырга тырыша, – ди егет.

Дилүс авыл тормышын яратуы, механизатор хезмәтен якын күрүе әллә кайдан сизелеп тора.

- Мәрхүм дәү әтием дә  минем авылда калуыма, комбайнчы булып эшләвемә бик шатланган иде, – ди ул. – Ә нишләп авылда яшәмәскә?! Хәзер биредә дә көнкүреш шартлары шәһәрнекеннән бер дә ким түгел. Иренмәсәң, эшләсәң, хезмәт хакын да югары түлиләр. Әти белән әни дә минем туган авылымда яшәргә калуымны хуплыйлар гына.

Дилүс, синең кебек акыллы, хезмәт сөючән егетләр, авылга бик кирәк! Уңышлар сиңа!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International