Әлки районы башлыгы Александр Никошин авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

2018 елның 14 октябре, якшәмбе

Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре, агропромышленность комплексы ветераннары!  Сезне һөнәри бәйрәмегез – Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән чын ихластан тәбрик итәм.

 

Гомер-гомергә крестьян, игенче хезмәте иң кирәкле һәм авыр һөнәрләрнең берсе булган. Бу дөньяда бөтен нәрсә үзгәреп тора, ә авыл хезмәте элеккечә үк алыштыргысыз әһәмиятле булып кала. Иртә таңнан кичке караңгыга кадәр, ял вакытлары, бәйрәм көннәре белән исәпләшмичә басуда һәм фермаларда эшләп, сез табынна­рыбызны икмәк, яшелчә, ит-сөт белән тәэмин итәсез, илебезнең көчен, куәтен арттырасыз.

 

Районыбыз игенчеләре елның елында тотрыклы икмәк уңышы үстереп алалар, тер­лекчелек продукциясе җитештерү буенча да әлкилеләр республикада иң яхшылар рәтендә. Бу – сезнең маңгай тире белән фидакарь хезмәт итүегез нәтиҗәсе. Туган җиргә туг­рылыклы булуыгыз, тырышлыгыгыз, чыдам­лыгыгыз, үз эшегезгә бирелгәнлегегез, аны зур җаваплылык белән башкаруыгыз өчен олы рәхмәт сезгә!

 

Бәйрәм белән котлап, үзегезгә һәм гаиләләрегезгә саулык-сәламәтлек, күтәренке кәеф, тормышыгызда муллык һәм бәрәкәт, эшегездә уңышлар, киләсе көнгә ныклы ышаныч белән яшәвегезне телим.

 

АЛЕКСАНДР НИКОШИН,муниципаль район башлыгы, район советы рәисе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International