2018 елның сентябрендә генә дә Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе тарафыннан 11 356 ипотека теркәлгән, шуларның 6027се Казанда.
Идарә тарафыннан теркәлгән хокукларның, чикләнгән хокукларның, күчемсез милек объектларының гомуми саны 545 306 тәшкил итте. Шул ук вакытта торак урыннарга теркәлгән хокукларның гомуми саны-204 109, җир участоклары-134 382, машина-урыннар – 447.
Турыдан-туры сату-алу килешүләренә килгәндә, 2018 ел башыннан Татарстан Росреестры тарафыннан торак биналарны сату – алу буенча 54 479 килешү, 9 123 – кеше яшәми торган бина һәм 30 124-җир кишәрлеге теркәлгән.
Шулай ук Татарстанда өлешләп катнашу буенча теркәлгән шартнамәләр саны - 13 764 җитеп, 21,5% ка диярлек арткан. Шул ук вакытта 2017 елда бу күрсәткеч 11 327 тәшкил итте.
«Дача амнистиясе» буенча теркәлгән хокукларның гомуми саны 3905 тәшкил итә, шулардан ИЖС – 2182, шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен җир участоклары – 1432, төзелешкә рөхсәт таләп ителми торган күчемсез милек объектлары – 291.
Электрон рәвештә кабул ителгән гаризалар саны 40 меңне узып киткән (40 900), шул ук вакытта мондый гаризаларның күпчелеге җирле үзидарә органнарыннан – 21 429, физик затлардан – 10 004, юридик затлардан 4 970, нотариуслардан 1232 гариза кергән.
Матбугат хезмәте