“ЕЛ ҖИТӘКЧЕСЕ-2018 " БӘЙГЕСЕ

2018 елның 15 октябре, дүшәмбе

«Ел җитәкчесе» конкурсы түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

 «Югары көндәшлеккә сәләтлелек өчен»,

«Инвестицион активлык өчен»,

«Инновацион эшчәнлектәге казанышлар өчен»,

«Югары социаль җаваплылык өчен»,

«Кадрлар потенциалын актив үстерү өчен»,

«Кече (урта) бизнес предприятиесе белән уңышлы идарә иткән өчен», «Куркынычсыз һәм сәламәт хезмәт шартларын формалаштырган өчен»,

 «Яңа производство булдырган өчен»,

«Балалар техник иҗатын үстерүгә ярдәм иткән өчен»,

 «Предприятиене цифрлы үзгәртеп корган өчен».

 

Предприятие һәм оешма җитәкчеләрен конкурста катнашуга министрлыклар һәм ведомстволар, муниципаль район һәм шәһәр округлары башлыклары, эш бирүчеләр берләшмәләре һәм һөнәри союзлар тарафыннан тәкъдим ителә.

 

Конкурска йомгак ясау һәм лауреатларны бүләкләү тантанасы Татарстан Республикасы Президенты һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, федераль органнар, министрлыклар һәм ведомстволар, муниципаль берәмлекләр, эш бирүче берләшмәләре, һөнәри берлекләр, фәнни даирәләр вәкилләре, шулай ук танылган сәнәгатьчеләр һәм эшмәкәрләр, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашында үткәрелә.

 

Конкурс лауреатларына һәр номинациядә ТР Премьер-министры имзасы белән диплом һәм конкурсның логотибы (стильләнгән руль рәвешендәге) чагылдыручы алтын күкрәк билгесе тапшырыла.

 

 

Конкурс нәтиҗәләре массакүләм мәгълүмат чараларында яктыртыла. Конкурс нәтиҗәләре буенча ел саен Министрлык һәм ведомстволарга, муниципаль берәмлекләргә, эш бирүче берләшмәләренә һәм һөнәри берләшмәләргә, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә җибәрелә торган истәлекле китап нәшер ителә, шулай ук конкурсның һәр лауреатына тапшырыла.

 

Бәйгедә катнашырга тәкъдим ителгән һәр җитәкчегә Фондның http://www.rgrt.ru/press-release/ рәсми сайтының "Документлар" бүлегендә тәкъдим ителгән формадагы  документларны тапшырырга кирәк.

 

 Белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 277-53-11 Толоконникова Елена Владимировна -Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре ассоциациясе (эш бирүчеләрнең региональ берләшмәсе).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International